Әлшәй хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
22 август 2019, 02:00

Авыр көннәр кешегә нинди йогынты ясый?

Сәламәтлеккәһава шартлары да көчле йогынты ясый.

Сәламәтлеккә һава шартлары да көчле йогынты ясый. Кинәт көннең суытуы яки җылытуы организмда кире реакцияләр тудыра. Баш авырта, хәл бетә, йөрәк чәнчә, ярсыта.


Һава шартлары һәр өченче кешегә авыр тәэссир итә. Бу көннәрдә сабыйларга, авырлы хатыннарга һәм климакс яшендәге гүзәл затка аеруча авыр. Артроз, ревматизм белән җәфаланучылар, бөер чирлеләр, кан басымы югары булганнар интегә: тәүгеләре сызлана, гипертония белән интегүчеләрнең йөрәк тибеше бозыла, кан тамырлары киңәя. Ә кан басымы түбән булганнарның, кан тамырлары кысыла.

Дөрес тукланмау, тозны күп куллану, тәмәке тарту, эчкечелек, физик активлыкны киметү аның төп сәбәпчеләре булып тора.


Әгәр кеше сәламәт яшәү рәвеше алып барса, нервыларын сакласа, йокысы туйганчы йокласа, күп ашамаса, бу авырулардан котылырга да мөмкин. Спортның күңелеңә ошаган төре белән шөгыльләнү, физик күнегүләр, саф һавада күбрәк булу үзеңне көн торышына карап көйләргә ярдәм итә. Уйлар да якты, изге булырга тиеш. Белгечләр көн бозылганда күңелеңә ятышлы эш белән шөгыльләнергә, яшелчә-җимешне күбрәк ашарга киңәш итә. Бу кан әйләнешен яхшырта, уңай эмоцияләр бирә.


Фото: pixabay.
Читайте нас: