Әлшәй хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
23 август 2019, 02:00

Хәвефле черкиләр турында кисәттеләр

Галимнәр хәвефле авырулар йоктыручы черкиләрнең таралуын теркәде.

Галимнәр хәвефле авырулар йоктыручы черкиләрнең таралуын теркәде. Бу турыда «Известия» хәбәр итә.


Белгечләр әйтүенчә, черкиләр Русия территориясенә Көньяк-Көнчыгыш Азиядән һәм Египеттан кергән. Галимнәр аларны Кара диңгез буенда тапкан.


Экспертлар, бу черкиләр Денге, Чикунгунья, Зика һәм сары бизгәк вирусларын тарата, дип билгеләде.


Галимнәр черкиләрнең күченүенә глобаль җылыту чәбәпче, ди. Киләчәктә һава температурасы күтәрелүгә бәйле бу бөҗәкләр Үзәк Русиягә дә үтеп керергә мөмкин, дип билгели экспертлар.


Люция Филипова.

Чыганак: Газета. Ru


Фото:pixabay.
Читайте нас: