Әлшәй хәбәрләре
+19 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
28 август 2019, 02:00

“Сәламәтлек” автопоезды - Әлшәй районында

Авылларда яшәүчеләргә медицина ярдәмен күрсәтүнең уңайлылыгын арттыруга юнәлтелгән “Сәламәт республика – сәламәт төбәк” акциясе кысаларында районыбызга “Сәламәтлек” автопоезды килде.

Авылларда яшәүчеләргә медицина ярдәмен күрсәтүнең уңайлылыгын арттыруга юнәлтелгән “Сәламәт республика – сәламәт төбәк” акциясе кысаларында районыбызга “Сәламәтлек” автопоезды килде.


-Күчмә автопоездда авыл халкына белгечләрдән консультация алу, диспансерлаштыру рәвешендә медиицина тикшерүе үтү, беренче медицина ярдәме алу мөмкинлеге бирелә, - дип хәбәр иттеләр Раевка үзәк район дәваханәсеннән.


31 августта һәм 1 сентябрьдә “Сәламәтлек” автопоезды – Никифар авылында, 4 сентябрьдә – Ташлыда, 5 һәм 6 сентябрьдә – Трунтаишта, 7 һәм 8 сентябрьдә – Тавричанкада, 11 сентябрьдә – Нигъмәтуллада һәм 12 сентябрьдә Әбдрәшит авылында эшләячәк.
Читайте нас: