Әлшәй хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
6 сентябрь 2019, 02:00

Тикшерү үт һәм сәламәт бул!

“Сәламәт республика – сәламәт төбәк” акциясе кысаларында районыбызда “Сәламәтлек” автопоезды эшли

“Сәламәт республика – сәламәт төбәк” акциясе кысаларында районыбызда “Сәламәтлек” автопоезды эшли
Гәзит укучылар автопоезд турында бик күп сораулар бирә. Район басмасында һәм безнең сайтта аның эш графигы турында мәгълүмат бирелгән иде инде. Әйтергә кирәк, ул һәрбер авылга да керми. Бирелгән маршрут буенча гына туктала. Зур авылларда якын-тирәдәге авыллардан халыкны алып килү оештырылган.
Автопоезд беренче көнне Никифар авылына килде, ике КамАЗ урындагы дәваханә янында тукталды. Берсе – Бәләбәйдән, ул флюорография кабинеты итеп җиһазландырылган, икенчесе – Октябрьский шәһәреннән күчмә сәламәтлек үзәге.
Иртән-иртүк авыл халкы анализлар тапшырды, ЭКГ, УЗИ үтте, кан басымын үлчәде. Ике көн буе Раевка үзәк район дәваханәсе табиблары: терапевт, окулист, хирург, кардиолог, уролог, гинеколог, онколог, педиатрга кабул итте. Автопоезд ике көн эшләде. Икенче көнне Гәйнәямак авылы халкын кабул иттеләр.
-Безнең төп максатыбыз – югары кан басымы, ишемия, шикәр диабеты, туберкулез, онкология кебек авыруларны вакытында ачылау өчен өлкәннәргә профилактик күзәтү һәм диспансерлаштыру үткәрү, - ди Раевка үзәк район дәваханәсенең оештыру – методика кабинеты мөдире Рафаэль Сәяпов.
Никифар авыл биләмәсендә 960тан артык кеше яши. Аңа Александровка, Айдагол, Алдар, Балгаҗы, Яңа Балгаҗы һәм Никифар авыллары керә.
-Авыл Советы шактый зур һәм безнең үзебезнең табибыбыз булырга тиеш. Әмма беркемнең дә авылда каласы килми, хәтта миллион сум да кызыктырмый, - ди, авыл хакимияте башлыгы Илнур Бикмурзин, үзләрен борчыган проблемалары турында. – Никифарда йортлар яхшы һәм кыйммәт тә түгел. Ләкин эшләргә теләгән кеше юк әле.
Никифарда һәм Балгаҗыда ике фельдшер-акушерлык пункты эшли. Участок табибы атнасына бер тапкыр килә. Бу, әлбәттә, аз. Монда да, һәр җирдәге кебек, үз табибларын көтәләр. Ә әлегә бердәнбер юл - шундый автопоездлар оештырып, авылларга чыгу.
Айгөл МӨХӘММӘТДИНОВА.
Автор фотосы.
Читайте нас: