Әлшәй хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
9 сентябрь 2019, 02:00

Авыл табибларына – миллион сум

“Земство докторы” республика программасы кысаларында Раевка үзәк район дәваханәсенең биш табибы бер миллион сумлык сертификатка лаек булды.

“Земство докторы” республика программасы кысаларында Раевка үзәк район дәваханәсенең биш табибы бер миллион сумлык сертификатка лаек булды.
Билгеле булуынча, күп кенә район дәваханәләрендә табиблар, аеруча тар белгечләр җитми. Бүген яшьләр генә түгел, тәҗрибәле медицина хезмәткәрләре дә авылга кайтып эшкә урнаша ала. Бер тапкыр бирелә торган компенсация түләүләрен авылларга, поселокларга һәм илле мең кешегә кадәр халкы булган шәһәрләргә эшкә килгән табиблар ала ала.
Тантаналы шартларда район хакимияте башлыгы урынбасары А. Т. Солтанголов һәм Раевка үзәк район дәваханәсе баш табибы Н. С. Зыязетдинов дәваханәдә берничә ел эшләгән табибларга сертификатлар тапшырды. Алар: участок терапевты Алеся Барсюк, офтальмолог Алсу Дәүләтшина, хирург Артур Мирсәяпов һәм оториноларинголог Гүзәл Рәҗәпова.
Эльмира Гәрәева монда күптән түгел генә, августта, Башкорт дәүләт медицина университетын тәмамлап, табиб анестезиолог-реаниматолог булып эшкә килгән. Тумышы белән ул Свердловск өлкәсенең Первоуральск шәһәреннән. Безнең районны сайлаган яшь белгеч буларак, аңа да сертификат тапшырылды. Программа шартлары буенча табибларга биш ел мотлак эшләргә кирәк булачак.
Раевка үзәк район дәваханәсенә, элеккечә, табиблар җитешми. Бүген анда участок терапевты, анестезиолог-реаниматолог, гомум практика табибы, эндокринолог, инфекционист, невролог, хирург, офтальмолог, стоматолог-терапевт, стоматолог-хирург, психиатр, психиатр-нарколог, кардиолог, балалар хирургы таләп ителә. “Земство докторы” программасы буенча медицина белгечләрен дәваханәгә җәлеп итү җәһәтеннән эш дәвам итә. Киләчәктә дәваханә югары квалификацияле белгечләр белән тулыланыр, дип ышанабыз.
Айгөл МӨХӘММӘТДИНОВА.
Автор фотосы.
Яшь белгечләргә - сертификатлар һәм чәчәк гөлләмәләре.
Читайте нас: