Әлшәй хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
23 сентябрь 2019, 02:00

Гриппка каршы прививка ясату башланды

Көзге салкыннар җитте, арабызда төчкергәнһәм ютәлләгәннәр сизелерлек артты.

Көзге салкыннар җитте, арабызда төчкергән һәм ютәлләгәннәр сизелерлек артты. Кискен респираторлы вируслы инфекция белән беррәттән грипп та озак көттермәс. Ничек эпидемиягә каршы торырга?
- Сентябрьдә, гадәттә, кискен респираторлы вируслы авырулар көчәя. Республикада грипп һәм ОРВИ белән авыручылар санының эпидемик күтәрелеше, декабрь-март айларында күзәтелә, - ди Раевка үзәк район дәваханәсенең медицина статистикасы кабинеты мөдире, эпидемиолог Регина Җиһангирова. – Тагын бер тапкыр хәтерегезгә төшерәбез, грипп өзлегүләре белән бик хәвефле. Вакцина эшләтү мәкерле авырудан гомумтанылган һәм иң нәтиҗәле саклану ысулы булып тора.
Гриппка каршы прививка эшләтү башланды. Быел районда 17490 кешегә, шул исәптән 4140 балага, вакцинация үткәрү планлаштырыла, дип билгеләде Регина Владимировна. Беренче чиратта мәктәпкәчә яшьтәге балалар һәм мәктәп укучылары, шулай ук хәвеф төркеменә кергән гражданнарга – мәгариф, сәламәтлек саклау учреждениеләре, транспорт, торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәткәрләре, өлкән яшьтәгеләр һәм хроник авырулар белән яфаланучыларга прививка ясала.
- Милли прививкалар календарена ярашлы хезмәткәрләре мотлак прививка ясатырга тиешле кешеләр исемлегенә эләкмәгән оешмалар җитәкчеләренә вакытында вакцина сатып алуга акча бүлергә һәм хезмәткәрләренә гриппка каршы вакцинацияләү үткәрергә киңәш итәбез, - ди эпидемиолог.
Үз хәбәрчебез.
Фото: Яндекс
Читайте нас: