Әлшәй хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
1 октябрь 2019, 02:00

Әлшәйлеләрнең сәламәтлеге турында хәстәрлек күреп

Сәламәт республика – сәламәт төбәк” акциясе кысаларында “Сәламәтлек” автопоезды Никифар, Ташлы, Трунтаиш, Тавричанка, Нигъмәтулла, Әбдрәшит авылларында эшләде.

“Сәламәт республика – сәламәт төбәк” акциясе кысаларында “Сәламәтлек” автопоезды Никифар, Ташлы, Трунтаиш, Тавричанка, Нигъмәтулла, Әбдрәшит авылларында эшләде.
-Авыруларны Октябрьский шәһәренең 1нче дәваханәсе “Сәламәтлек үзәге”, Бәләбәй үзәк район дәваханәсе флюорографы, Ярмәкәй үзәк район дәваханәсенең фельдшер-акушерлык пункты күсмә диагностика модульләре базасында кабул иттек, - ди Раевка үзәк район дәваханәсенең медицина профилактикасы табибы Любовь Жуковская. – Акция барышында Раевка үзәк район дәваханәсе табиблары: терапевт, онколог, кардиолог, хирург, уролог, гинеколог һәм офтальмолог консультациясе алырга мөмкин иде. Авыл халкы УЗИ, ЭКГ, флюорография үтте, гомум һәм биохимик анализлар бирде.
Табиблар барлыгы 769 пациентны карады, 2305 тикшерү үткәрелде. 65 авыру ачыкланды, шул исәптән 27 кешедә йөрәк-кан тамырлары системасы авырулары хәвефе булуы ачыкланды, 13 кешедә кандагы глюкоза дәрәҗәсе югары, 11 пациентта - яман шеш, дүрт кешедә туберкулез булуга шик туды. Алар арытабан тикшерүгә һәм дәвалануга җибәрелде.
Раевка үзәк район дәваханәсе хакимияте исеменнән акцияне оештыруда ярдәм күрсәткән авыл биләмәләре башлыкларына, мәктәп директорларына, җитәкчеләр Н. М. Әминевка (“Заря” җәмгыяте), П. Н. Мумберга (“Агросоюз” җәмгыяте), Г. Р. Рәҗәповага (“Г. Р. Рәҗәпова” шәхси предприятиесе) зур рәхмәт сүзләребезне җиткерәбез.
Айгөл МӨХӘММӘТДИНОВА язып алды.
“Сәламәт республика – сәламәт төбәк” акциясе республикада 22 апрельдә башланды һәм 10 октябрьгә кадәр дәвам итә. Авыл халкына медицина ярдәме күрсәтүне яхшырту максатында үткәрелгән бу чара Русия президенты Владимир Путин указы белән расланган “Сәламәтлек” гомумдәүләт проектын тормышка ашыруга булышлык итә.
Фото: Яндекс
Читайте нас: