* Башкаларга йоктырмас һәм өзлекмәс өчен өйдә калыгыз, тышка чыкмагыз.
* Авыруны аяк өсте үткәрмәгез, ятыгыз.
* Үзегезне гаиләнең башка әгъзаларыннан мөмкин кадәр изоляцияләгез.
* Авыруның беренче билгеләрен сизү белән табиб чакырыгыз.
* Бер генә тапкыр кулланыла торган кулъяулыкларыгыз булсын. Куллангач, аларны шунда ук ташлагыз.
* Күп итеп витаминлы эчемлекләр эчегез.
* Табиб күрсәтмәләрен төгәл үтәгез, хәтта инде терелеп барган кебек тоелса да.
Әгәр гаиләдә берәрсе авырса, түбәндәгеләрне эшләргә кирәк:
* Аны башкалардан аерып урнаштырырга.
* Авыруны караучы бер генә кеше булса яхшы. Ул йөкле хатын-кыз булмасын.
* Барлык гаилә әгъзалары битлек кию, кулларны еш юып тору кебек гигиена чараларын үтәргә тиеш.
* Авыруга бер метрдан да якынрак килмәгез.
* Чирле кеше өчен аерым савыт-саба тотыгыз.
* Авыруга игътибарлы булырга, хәле кискенләшкән чакта табиб чакырырга әзер торырга кирәк.
Грипптан өзлегүләр 10-15 процент авыруларда күзәтелә, гадәттә, алар хәвеф төркемендәге кешеләр: 65 яшьне үткән өлкәннәр, йөкле хатын-кызлар, түбән иммунитетлы кешеләр, бронхиаль астма һәм үпкә, йөрәк, нерв, эндокрин системасында хроник авырулары булган, метаболик синдромлы, бавыр һәм бөерләре начар пациентлар.
Авыру кеше югары температурадан, ютәлдән интегергә, зарланучан булырга мөмкин, бу аның гомере өчен хәвеф белән янамый.