Әлшәй хәбәрләре
-4 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
30 октябрь 2019, 02:00

Диспансер тикшерүләрен үтми калмагыз!

Хатын-кызлар авырулары арасында сөт бизе яманшеше беренче урында тора. Ел саен Русиядә 50 меңнән артык, республикада – 1500,районда уртача 10-20 яңа очрак теркәлә.

Хатын-кызлар авырулары арасында сөт бизе яман шеше беренче урында тора. Ел саен Русиядә 50 меңнән артык, республикада – 1500, районда уртача 10-20 яңа очрак теркәлә. Агымдагы елның тугыз аенда районда – биш, былтыр 19 авыру ачыкланды.
Авырулар сөт бизе яман шешен иртә диагностикалау өчен беренче тапкыр табибка килгәндә “онкоконтроль” анкетасы тутыра. Шулай итеп, сөт бизе яман шешенә шик туган хатын-кызларны ачыклау эше алып барыла. Чирне искәртү максатында халыкны диспансерлаштыруның төрле формалары үткәрелә, яше буенча хатын-кызларга сөт бизенә ультратавыш тикшерүе һәм маммография билгеләнә. Белгечләрнең күчмә тикшерүе гамәлгә кертелде. Күптән түгел районда “Сәламәтлек” автопоезды эшләде. Шулай ук хатын-кызлар сәламәтлеген тикшерү буенча махсус акцияләр оештырыла. Мәсәлән, республикада октябрьдән ноябрьгә кадәр сөт бизе ямаш шешенә каршы көрәшкә юналтелгән “Алсу тасма” Бөтенрусия акциясе үтә.
Табиблар ничек кенә тырышсалар да, кеше үз сәламәтлегенә игътибарлы булырга һәм диспансер күзәтүләрен мотлак үтәргә тиеш. Табиб кабул иткәндә шикләнүләрне анык аңлату зарур.
Тәүге вакытта шеш борчымый, яшәү сыйфатына комачауламый, бөтен бәладә шунда. Сөт бизе яман шеше нәрсәдән килеп чыкканын әйтеп тә булмый. Нәселдән килүен, шул исәптән бу авыру әнисе ягыннан туганнарында булган очракта чирләү ихтималлыгы зур булуын билгеләргә мөмкин. Шулай ук авыруны сөт бизе җәрәхәте, дәваланмаган хәвефсез шеш (фиброаденома), түллек һәм калкансыман биз патологиясе китереп чыгарырга мөмкин. Хәвеф төркеменә бала тудырмаган яки беренче сабыен 30 яшьтән соң тапкан хатын-кызлар да керә.
Яман шеш авыруы теләсә нинди яшьтә, ешрак 50 яшьтән өлкән хатын-кызларда барлыкка килә. Аның үсешен булдырмас өч айга бер тапкыр үзеңне тикшереп торырга кирәк. Бу очракта сөт бизенең формасына, зурлыгына, ими башының формасына, күкрәкнең җилсенеп торуына игътибар итү зарур. Үз-үзеңне көндез көзге алдында тикшерергә була, сөт бизенең тирә-ягын, шулай ук култык асты, ядәч сөяге асты төркеменә кергән лимфоузелларны мотлак капшап карарга кирәк. Төерләр гормональ характерда булуы да мөмкин, ул күрем циклы башлану белән үзеннән-үзе югала. Шулай ук сөт бизендә киңәеп һәм төпкә төшеп үскән төерләр дә бар. Бизнең гадәти тукымасыннан аермалы буларак бу шеш катрак. Аны ачыклау белән кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Үз-үзеңә игътибарлы булганда, вакытында белгечкә күренгәндә генә шешне иртә ачыклап, гомерегезне озайтырга була.
С. ШИҺАПОВА,
Раевка үзәк район дәваханәсе онкологы.
Фото: Яндекс
Читайте нас: