Әлшәй хәбәрләре
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
11 ноябрь 2019, 02:00

Диспансерлаштыру үтегез

Район халкына диспансерлаштыру үткәрү дәвам итә, бу чараның төп максаты - инвалидлыкка һәм үлемгә китерүче сәбәпләр булган хәвефле авыруларны иртә стадиясендә ачыклау.

Район халкына диспансерлаштыру үткәрү дәвам итә, бу чараның төп максаты - инвалидлыкка һәм үлемгә китерүче сәбәпләр булган хәвефле авыруларны иртә стадиясендә ачыклау.
Бу бигрәк тә кан әйләнеше системасы, йөрәкнең ишемия авыруы, яман шеш һәм шикәр диабеты кебек чирләргә кагыла. Участок табибы югарыда күрсәтелгән чирләрнең үсешен булдырмауга бәйле киңәшләр бирәчәк. Диспансерлаштыруга шулай ук аналык муентыгы һәм юан эчәк яман шешенә скрининглар да керә.
Ун айда 7640 кеше тикшерелде, аларның 4159ы – хатын-кызлар һәм 3481е – ир-егетләр. 270 кешедә - йөрәк-кан тамырлары авырулары, 263 кешедә – сидек-җенес юлы, 79 кешедә – эндокрин, 20ндә - азык эшкәртү, 39 кешедә – нервы системасы авырулары һәм 11 кешедә шикәр диабеты ачыкланган. Шулай ук 15 яман шеш очрагы теркәлгән, шуларның 9ында онкология һәм өч очракта үпкә туберкулезы диагнозы расланган.
Диспансерлаштыру үтү өчен үзегезгә уңайлы вакытта поликлиника регистратурасына мөрәҗәгать итәргә яисә [email protected] сайтында терапия участоклары, үз табибыгызның һәм медицина профилактикасы бүлекчәсенең эш графигы турында мәгълүматны карарга кирәк. Поликлиника эш көннәрендә 8 сәгатьтән 20 сәгатькә кадәр, шимбе – 8 сәгатьтән 16 сәгатькә кадәр эшли. Үзегез белән паспорт һәм страховка полисын алып килергә онытмагыз.
Әгәр быел медицина тикшерүләре үткән булсагыз, аны раслаучы документларыгызны алып килеп диспансерлаштыру үтәр алдыннан табибка күрсәтегез.
Диспансерлаштыруның беренче этабы, кагыйдә буларак, дәваханәгә ике тапкыр баруны таләп итә. Тәүгесенә 1-3 сәгать вакыт китәчәк (тикшерүләр кешенең яшенә карап билгеләнә). Соңгы этап 1-6 көннән соң, тикшерү нәтиҗәләре билгеле булгач, үткәрелә. Әгәр теге яки бу чир булуына яки йөрәк-кан тамырлары авыруына шик булган очракта терапевт сезгә бу хакта хәбәр итә һәм икенче этапка җибәрә. Диспансерлаштыру үткән һәр гражданинга сәламәтлек паспорты бирелә, анда үткәрелгән тикшерү йомгаклары буенча төп нәтиҗәләр языла.
РФ Федераль законының 24нче статьясына ярашлы, эш бирүчеләр хезмәткәрләренә медицина тикшерүе һәм диспансерлаштыру үтү өчен шартлар тудырырга тиеш.
Хәтерегезгә төшерәбез, айның һәр өченче шимбәсендә диспансерлаштыру кысаларында поликлиникада 8 сәгатьтән 12 сәгатькә кадәр тикшерү үтәргә мөмкин.
Медицина профилактикасы бүлекчәсе телефоны: 8-927-35-35-303.
Л. ЖУКОВСКАЯ,
Раевка үзәк район дәваханәсенең медицина профилактикасы бүлекчәсе табибы.


Читайте нас: