Әлшәй хәбәрләре
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
14 ноябрь 2019, 02:00

Табибларны районда көтәбез

Район хакимияте башлыгы Дамир Мостафин Башкорт дәүләт медицина университеты студентлары белән очрашты.

Район хакимияте башлыгы Дамир Мостафин Башкорт дәүләт медицина университеты студентлары белән очрашты.



Бүген безнең районга 14 белгечлек буенча 17 табиб кирәк. Район җитәкчелегенең булачак табиблар белән мондый очрашулары - дәвалау-профилактика оешмаларына белгечләрне җәлеп итү буенча нәтиҗәле чараларның берсе.


Бүген БДМУда Әлшәйдән 110 студент белем ала. Район хакимияте башлыгы Дамир Мостафин, аның урынбасары Айдар Солтанголов, үзәк район дәваханәсе баш табибы Наил Зыязетдинов аларны социаль ярдәм чаралары һәм медицина учреждениеләрендә эш шартлары белән таныштырды.


Бездә халыкка медицина ярдәме район дәваханәсендә, алты табиблык амбулаториясе һәм 39 фельдшер-акушерлык пунктында күрсәтелә. Яшь белгечләргә өч ел дәвамында ай саен окладларына 5 процент өстәмә түләнә, коммуналь хезмәтләргә льготалар бирелә, торак наймы өчен компенсация түләнә. Район хакимияте һәм дәваханә җитәкчелеге балалар бакчасында чиратсыз урын алу, шәхси милеккә участоклар бүлү, торак төзүгә субсидияләр бирүдә ярдәм итә. Яшь табибларның шулай ук өстәмә белгечлекләр алу мөмкинлеге дә бар.


Студентлар фикер алышуда үзләрен кызыксындырган сорауларга тулы җаваплар алды.


Үз хәбәрчебез.
Читайте нас: