Әлшәй хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
28 ноябрь 2019, 02:00

Дәвалау гомерне озайта

Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көне 1 декабрьдә 31нче тапкыр үтәчәк.

Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көне 1 декабрьдә 31нче тапкыр үтәчәк.
Әлеге вакытта инфекцияне башлыча җенси юл белән йоктыралар, ВИЧ белән зарарлану очракларының 72 проценты аңа туры килә. Гомум алганда, ил буенча инфекциянең өлкәнрәк яшьтәге төркемнәргә күчү тенденциясе күзәтелә. Быел ВИЧның яңа очраклары 31 яшьтән 40 яшькә кадәрге кешеләрдә теркәлгән. Башкортстанда узган ел белән чагыштырганда авырулар санының 4,5 процентка түбәнәюе күзәтелә.
Безнең районда ВИЧ-инфекция йөрткән 190 кеше теркәлгән. Быел 20 яңа очрак ачыкланган. Инфекция йоктырган авыруларның 65 проценты антиретровируслы терапия үтә, ул гомерлеккә билгеләнә. Бу препаратларны даими кабул итү аларның гомерен озайта.
ВИЧ-инфекциягә тикшерүне яшәгән урын буенча поликлиникада үтәргә мөмкин.
Наилә АБДРАХМАНОВА,
Раевка үзәк район дәваханәсе инфекционисты.
Читайте нас: