Әлшәй хәбәрләре
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
5 декабрь 2019, 12:05

Яман шештән тикшеренүне ничә яшьтән башларга?

Табиб-онколог даими тикшеренүне кайчан башларга кирәклеген әйтте.

Табиб-онколог даими тикшеренүне кайчан башларга кирәклеген әйтте.

Моники хирургия дәвалау алымнарының онкология бүлеге җитәкчесе Александр Аллахвердян яман шеш барлыкка килү вакытын фаразларга мөмкин булган кагыйдәне ачты. Табиб онкологиягә нәселдән килүчәнлек сыйфаты хас булуын, шуңа да, якын туганнарның яман шеш авыруы ачыкланган яшеннән 10 ел алдан тикшеренүне башларга кирәклеген билгели.
“Мәсәлән, әгәр сезнең әти-әниегезнең берсе яман шештән 56 яшендә үлсә, 46 яшьтән үз сәламәтлегегезне игътибар белән күзәтергә кирәк”, — дип аңлата белгеч.

Аллахвердян билгеләвенчә, онкология куркынычын киметүнең иң яхшы ысулы — сәламәт яшәү рәвешен саклау.
Моннан тыш, белгеч даими тикшерүләр узарга — флюорографияне елга бер тапкыр эшләргә, кан анализларын тапшырырга киңәш итә. Хатын-кызларга ул гинекологка ярты ел саен барырга, шулай ук сөт бизләрен тикшертеп торырга куша.
Фото6 Яндекс
Читайте нас: