Әлшәй хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
17 декабрь 2019, 20:00

2020 елдан инсульт кичергән авырулар бушлай дарулар алачак

“РИА Новости” агентлыгы хәбәр итүенчә, миокард инфаркты һәм инсульт кебек кискен кан тамырлары авырулары кичергән кешеләр 2020 елдан башлап бушлай дарулар белән тәэмин ителәчәк.

“РИА Новости” агентлыгы хәбәр итүенчә, миокард инфаркты һәм инсульт кебек кискен кан тамырлары авырулары кичергән кешеләр 2020 елдан башлап бушлай дарулар белән тәэмин ителәчәк.

Бу турыда Русия сәламәтлек саклау министры Вероника Скворцова белдерде. “2020 елдан башлап кискен кан тамырлары авырулары - кискен коронар синдромы, көчле миокард инфаркты, баш мие кан әйләнеше һәм инсультлар, шулай ук йөрәк һәм кан тамырларына операцияләр кичергән кешеләр түләүсез дарулар белән тәэмин ителәчәк. Ике ел дәвамында тәэминат бушлай булачак”, - диде Вероника Скворцова 16 декабрьдә Федераль җыелыш каршындагы Русия Законнар чыгаручылар советы утырышында чыгыш ясап.

Автор: Фануз Хабибуллин

Читайте нас: