Моны белү өчен гади генә формуланы хәтердә саклау да җитә: әгәр яшегезне калдыксыз өчкә бүлеп булса, сез быел диспансерлаштыру үтә аласыз.
Бу исәпләү 18 яшьтән алып 40 яшьтәгеләргә кадәр актуаль. 40 яшьтән соң бу процедураны, чикләүләргә карамастан, ел саен үтәргә мөмкин.
-Диспансерлаштыру ике этапта уза. Башта медицина профилактикасы кабинетында теркәлү үтәргә кирәк, анда гәүдә авырлыгы, буй, кан басымы турында мәгълүматлар белән анкета тутырыла, хәвеф факторлары ачыклана. Арытабан тикшеренүләр үткәреләчәк кабинетлар күрсәтелгән маршрут кәгазе бирелә. Нәтиҗәләрне алганнан соң табиб, кирәк булса, өстәмә тикшеренү үтү өчен тар белгечләргә юллама бирә. Бу – диспансерлаштыруның икенче этабы, - ди Раевка үзәк район дәваханәсенең медицина профилактикасы бүлеге табибы Любовь Жуковская.
Тикшеренүләр йомгаклары буенча табиб пациент кергән сәламәтлек төркемен билгели.
Өч сәламәтлек төркеме бар:
беренчесе – кеше сәламәт, аңарда авыру билгеләре, киләчәктә патологиянең үсеше өчен хәвеф факторлары юк;
икенчесе – тикшерү барышында йөрәк, кан тамырлары авырулары, шикәр диабеты барлыкка килү хәвефе ачыкланса;
өченчесе – анык авырулар билгеләнсә, кеше тар белгечләрдә диспансер исәбенә куюга, медицина ярдәме күрсәтүгә мохтаҗ.
Диспансерлаштыру сез беркетелгән поликлиникада үткәрелә.
Эшләүчеләргә диспансерлаштыруны дүшәмбедән җомгага кадәр - 8 сәгатьтән 20 сәгатькәчә, һәр айның өченче шимбәсендә 8 сәгатьтән 16 сәгатькә кадәр үтәргә мөмкин. Хезмәт кодексы буенча хезмәткәргә диспансерлаштыру үтү өчен түләүле ял ике очракта бирелә:
өч елга бер тапкыр үтүчеләргә бер көн – барысы өчен дә;
ел саен ике көн – пенсия яшенә җитеп килүчеләр һәм пенсионерлар өчен.
-Диспансерлаштыру узу өчен сезгә уңайлы булган вакытта үзәк район дәваханәсе поликлиникасы регистратурасына мөрәҗәгать итәргә кирәк, яки үз участок табибыгыз һәм медицина профилактикасы бүлекчәсенең эш графигын
[email protected] карый аласыз.
Поликлиниканың эш вакыты: эш көннәрендә – 8 сәгатьтән 20 сәгатькәчә, шимбә – 8 сәгатьтән 12 сәгатькә кадәр. Үзегез белән паспорт һәм страховка полисын алырга онытмагыз. Әгәр быел медицина тикшерүе үткән булсагыз, раслаучы документлар алыгыз һәм диспансерлаштыру алдыннан күрсәтегез, - ди Любовь Михайловна.