Әлшәй хәбәрләре
+29 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
15 октябрь 2020, 17:54

Сәламәтлек поезды безнең районга килә

Август аенда республикада «Сәламәт республика – сәламәт төбәк» акциясе кысаларында сәламәтлек поездлары үз эшен яңадан башлады.

Август аенда республикада «Сәламәт республика – сәламәт төбәк» акциясе кысаларында сәламәтлек поездлары үз эшен яңадан башлады.
Әлшәй районында акция 19-23 октябрьдә узачак. Сәламәтлек поезды 19 һәм 20 октябрьдә – Аксен авылында, 21 һәм 22 октябрьдә –Шафран авылында, 23 октябрьдә Түбән Әүрездә эшләячәк.
Район дәваханәсендә хәбәр итүләренчә, авыл халкы табиб-белгечләрдән консультация ала, медицина тикшерүе уза, гриппка каршы прививка ясата һәм беренчел медицина ярдәме ала алачак. Акциядә күчмә модульле үзәкләр: Сәламәтлек үзәге, флюорограф, маммограф, шулай ук үзәк район дәваханәсенең күчмә фельдшер-акушерлык пункты катнаша.
Читайте нас: