Әлшәй хәбәрләре
+25 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
15 октябрь 2020, 18:42

Яман шешкә тикшерү үтегез

Диспансерлаштыру кысаларында сез колоректаль яман шешенә тикшерү үтә аласыз, ул яман шеш авырулары арасында беренче урында тора.

Хөрмәтле әлшәйлеләр! Диспансерлаштыру кысаларында сез колоректаль яман шешенә тикшерү үтә аласыз, ул яман шеш авырулары арасында беренче урында тора.
Ел саен республикада 1500 яңа очрак теркәлә. Әмма авыруны иртә стадиядә ачыкланганда, ул тулысынча дәвалана.
50 яшьтән соң һәр кешегә елга бер тапкыр калда кан булу-булмауга анализ тапшырырга кирәк. Ул пациент өчен катлаулы түгел — анализны банкада алып килеп, поликлиниканың медицина профилактикасы бүлегендә, 75нче бүлмәдә юллама алыгыз.
Калда кан булу-булмауның билгеле бер чиге бар - миллилитрга 100 нанограмм. Нәтиҗә бу билгедән түбәнрәк булса - норма, югарырак икән, борчылырга урын бар. Бу очракта пациент колоноскопиягә җибәрелә.
Колоноскопия үткәннәрнең 20-30 процентында полиплар барлыгы ачыклана. Аларны катлаулыгына карап, амбулатор рәвештә яки стационарда алалар. Шулай итеп яман шешнең үсүенә юл куелмый. Ә нәтиҗәсе уңай тестлы пациентларның 5 процентында яман шеш булуы билгеләнә.
Ел башыннан безнең дәваханәдә 1032 пациент тикшерү үтте, 79ында уңай очрак ачыкланды. Скринингның икенче этабын үткәргәннән соң (колоноскопия) 33 авыру, шул исәптән бер тук эчәк яман шеше очрагы расланды.
Тулырак мәгълүматны медицина профилактикасы бүлегендә (поликлиниканың 3нче каты) яки 8-927-353-5303 телефоны буенча ала аласыз.
Любовь ЖУКОВСКАЯ,
Раевка үзәк район дәваханәсенең медицина профилактикасы табибы.
Быел колоректаль яман шеш скринингын үтәргә тиеш кешеләр: 1980, 1978, 1976, 1974, 1972, 1970, 1968,1966, 1964,1962,1960, 1958, 1956,1955, 1954, 1953,1952, 1951, 1950, 1949, 1948, 1947, 1946, 1945 елгылар.
Читайте нас: