Әлшәй хәбәрләре
+18 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
27 октябрь 2020, 14:28

Больничныйны 100% түләргә мөмкиннәр, ди

7 яшькә кадәрге мәктәптә укымаган балалар әти-әниләренә больничный буенча түләүләрне хезмәт стажын исәпкә алмыйча 100% күләмдә түли башларга мөмкиннәр.

7 яшькә кадәрге мәктәптә укымаган балалар әти-әниләренә больничный буенча түләүләрне хезмәт стажын исәпкә алмыйча 100% күләмдә түли башларга мөмкиннәр.
Мондый мөмкинлекне Владимир Путин хөкүмәткә җентекләп өйрәнергә йөкләмә бирде.
Йөкләмәне башкарып чыгу вариантлары хакында 1 декабрьгә хәбәр итәргә кирәк. Бу мәсьәлә өчен җаваплы итеп Владимир Путин премьер-министр Михаил Мишустинны билгеләде.
Моннан тыш, дәүләт башлыгы 2021 елның 1 августына кадәр алиментлар түләүдән качып яткан ата-аналарның балаларына өстәмә адреслы ярдәм хакында тәкъдимнәр әзерләргә кушты.
Чыганак: https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/s-lam-tlek/Bolnichniyni-100-t-l-rg-m-mkinn-r-di-516902/
Читайте нас: