Әлшәй хәбәрләре
+14 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
11 ноябрь 2020, 16:10

Ковидка каршы торырлык җимеш бар икән!

Бүгенге афәт - коронавируска каршы торырлык җимеш аталган. Ул нәрсә, дисезме? Кара миләш!

Бүгенге афәт - коронавируска каршы торырлык җимеш аталган. Ул нәрсә, дисезме? Кара миләш!

Германиянең Ульма университетына караучы Молекуляр вирусология институты белгечләре үткәргән тикшеренүләр кара миләшнең ковидка каршы бик нәтиҗәле чара булуын раслаган. Галимнәрнең тикшеренү күрсәткечләре берничә фәнни журналда басылган да инде.

Кара миләш вирусның 97 процентын 5 минут эчендә юк иткән! Кара миләштән башка ковидка каршы көрәштә гранат экстракты һәм яшел чәй яхшы нәтиҗә бирә икән. Алар вирусның 80 процентын 5 минутта "коралсызландыра".

Бу җимешләрне ашау гына түгел, аларның суты һәм шулай ук яшел чәй белән тамакны чайкату авырып аятан егылмас өчен зур ярдәм булачак, ди галимнәр. Антисептиклардан аермалы буларак, кара миләш, гранат һәм яшел чәй мембраналарга зыян китерми һәм аларны еш кулланырга ярый.

Фото: vkusnodarka.ru
  • Автор: Миләүшә Латыйпова
  • Чыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/zdorovie/Kovidka-karshi-torirlik-imesh-bar-ik-n-539842/
    Читайте нас: