Әлшәй хәбәрләре
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
20 ноябрь 2020, 11:48

Коронавирустан амбулатор шартларда дәваланучылар бушлай дарулар белән тәэмин ителә

Коронавирустан амбулатор шартларда дәваланучылар бушлай дарулар белән тәэмин ителә Башкортстан Республикасында федераль бюджеттан пациентларны амбулатор дәвалауга 151 млн сум акча бүленде, ул өйдә дәваланган пациентлар өчен тәгаенләнгән.

Башкортстан Республикасында федераль бюджеттан пациентларны амбулатор дәвалауга 151 млн сум акча бүленде, ул өйдә дәваланган пациентлар өчен тәгаенләнгән.
Коронавирус белән авыручыларга нинди дарулар бушлай бирелә?
Бу сорау белән без район үзәк дәваханәсе баш табибы Р. С. СӘЯПОВКА мөрәҗәгать иттек:
- Амбулатория шартларында коронавирустан дәваланучылар антибиотиклар, вируска каршы, антикоагулянтлар һәм башка кирәкле препаратлар белән бушлай тәэмин ителәчәк. Дәвалау буенча тәкъдимнәр сайлау яшькә, чирнең ничек үтүенә (кандагы кислород микъдарының югары сатурациясе белән өзлегүләрсез җиңел яки уртача авырлыктагы формалар), пациентларның башка авырулары булуына бәйле. Өзлегүләрне искәртү өчен аларга катнаш дәвалау схемалары билгеләнә.
- Рафаэль Самат улы, пациентка бу турыда ничек хәбәр ителә?
-Авыру кеше препаратларны, алар тулы төргәкләрдә яки блистерларда бирелә, кабул итүнең дозасы турында язма рәвештә хәбәр ала. Һәр пакетка ике данәдә исемлек салына, аның берсе пациентта кала, икенчесе авыруның култамгасы белән медицина оешмасына исәп-хисап өчен тапшырыла.
- Даруларны кем китерә?
- Урта һәм кече медицина персоналы, практикадагы студентлар яки волонтерлар китерәчәк. Препаратларны китерү турында алдан шалтыратылмый, пациент өендә үзаллы изоляциядә булырга тиеш.
Дәвалауны контрольдә тоту өчен авыруларга телефон аша шалтыратабыз яки бу эш вакытлыча методик тәкъдимнәр белән билгеләнгән вакытта өенә барып башкарыла.
Сәламәтлек торышын үзеңә тикшерү өчен шәхси кулланышта термометр (электрон), артериаль кан басымын үлчәү өчен тонометр һәм пульсоксиметр булырга тиеш.
Читайте нас: