Әлшәй хәбәрләре
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
24 ноябрь 2020, 11:55

Кайчан җиңәрбез бу зәхмәтне?

Үткән тәүлектә коронавирус инфекциясеннән тагын бер кеше дөнья белән хушлашты.

Үткән тәүлектә коронавирус инфекциясеннән тагын бер кеше дөнья белән хушлашты. Сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматлары буенча, 23 ноябрьгә гомум үлүчеләр саны - 76 кеше.
1944 елгы өлкән яшьтәге апа вафат. Ул 2 тип шикәр чире, сегментар атрофия, склероз, ХИБС, хроник пиелонефрит белән авырган булган.
Тәүлек эчендә авыручылар саны 131 кешегә арткан. Барлыгы 13318 кеше теркәлгән. Иң күп авыручылар Уфада - 70 пациент, Мәләвез районында - 19, Бәләбәй районында 9 кеше.
Внебольничный пневмония тәүлек эчендә 395 кешедә ачыкланган, дәваханәдән 411 пациент чыгарылган.
394 кеше стационар дәвалану үтә. Аларның 32сенең хәле авыр дип бәяләнә. Ясалма сулыш алдыру аппаратына 18 кеше тоташтырылган. 1422 пациент амбулатор дәвалану ала. Гомум терелүчеләр - 11426 кеше.
Барлыгы 1621980 тикшерү үткәрелгән, 1569355 кеше тикшерелгән. Тәүлек эчендә 9074 тикшерү үткәрелеп, 8889 кеше тикшерелгән.
Автор : Кадикова Резида
Фото: social.riafan.ru
    • https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/koronavirus/Kaychan-i-rbez-bu-z-hm-tne-557643/
    • Читайте нас: