Әлшәй хәбәрләре
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
26 ноябрь 2020, 13:55

СПИДка юл куймыйк

26 ноябрьдән 1 декабрьгә кадәр Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көненә багышланган Бөтенрусия мәгълүмат-агарту акциясе сигезенче тапкыр уза.

26 ноябрьдән 1 декабрьгә кадәр Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көненә багышланган Бөтенрусия мәгълүмат-агарту акциясе сигезенче тапкыр уза.
«Стоп ВИЧ/СПИД» акциясе яшьләрнең игътибарын җәлеп итүгә һәм һәркем өчен мөһим, кирәкле мәгълүмат җиткерүгә юнәлтелгән. Авыруны ничек йоктырмаска? Бу хәл булса, кая мөрәҗәгать итәргә? Һәм, иң мөһиме - иммунодефицит вирусы белән яшәүче якыннарына һәм танышларына нинди мөнәсәбәттә булырга?
Шушы һәм башка сорауларга җавапларны быел коронавирус пандемиясенә бәйле онлайн режимда үткәрелгән акция чараларында алырга мөмкин. Туры трансляцияләр, шулай ук видеоязмалар стопвичспид.рф сайтында һәм «ВКонтакте» социаль челтәрендәге акция битендә урнаштырыла.
Читайте нас: