Әлшәй хәбәрләре
-3 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
30 ноябрь 2020, 14:10

Фейхоа - йодка бай экзотик җимеш

Фейхоа йодка бай экзотик җимеш булуы белән билгеле.

Фейхоа йодка бай экзотик җимеш булуы белән билгеле. Җылы якларда үскән бу җимеш соңгы вакытта сату киштәләрендә күренә башлады һәм күпләр аны теләп куллана. Бу җимешне һәркем үзенчә файдалана: кемдер дәва өчен, икенчеләр аннан аш та пешерә, сут та кайната.
Ә менә бал кушылган фейхоа калкан бизе, йөрәк-кан тамырлары, нервы системасы чирләренә файдалы, шулай ук ларингит, ангина булганда да ярдәм итә. Аны эшләү өчен 1 кг фейхоаны ит турагычтан үткәрергә, шул кадәр бал кушып, банкага тутырып куярга. Көненә өч тапкыр 1әр чәй калагы кабарга.
Фейхоада җиңел үзләштерелә торган шикәр бар, симерү, шикәр диабетыннан, аллергиядән җәфаланучыларга сак булырга киңәш ителә. Фейхоа мизгеле сентябрьдән алып гыйнварга кадәр. Шушы чорда үзегезнең организмыгызны йод белән баектыра аласыз. Әмма һәр нәрсәдә чама булырга тиеш.
Фото:ogorodniki.com
Автор: Карима Усманова
    • https://bash.rbsmi.ru/articles/s-l-m-t-bulayy/Feyhoa-yod-a-bay-ekzotik-emesh-563102/
    • Читайте нас: