Әлшәй хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
2 декабрь 2020, 11:30

Медицина тармагында үзгәрешләр керәчәк

14 декабрьдән хезмәткә яраксызлык кәгазе( больничный лист) яңа кагыйдәләр буенча бирелә башлый.

14 декабрьдән хезмәткә яраксызлык кәгазе( больничный лист) яңа кагыйдәләр буенча бирелә башлый. Беренчедән, русиялеләр берничә оешмада эшләсәләр дә, эшкә сәләтсезлеге турында бер электрон рәвештә бер генә “больничный” да ясый алалар. Барлык эш бирүчеләргә аның номерын гына җибәрү дә җитәчәк. Икенчедән, хөкүмәт электрон рәвештә алынган “больничный”ны озайтканда аны, элеккечә, кәгазь формасында озайтырга рөхсәт бирде. Һәм киресенчә, башта кәгазь формасында алган булсагыз, электрон рәвештә озайтырга мөмкин. Өченчедән, барлык балалар өчен берьюлы хезмәткә яраксызлык турында бер электрон “больничный” бирелергә мөмкин. Һәр бала өчен аерым, эшкә сәләтсезлекнең коды гына күрсәтеләчәк. Коронавирус пандемиясенә бәйле кайбер үзгәрешләр кертелде. Үзгәрешләр нигезендә, карантин, яки авыру таралу куркынычы булган очракта, чикләүләргә эләккән русиялеләргә изоляция яки эштән туктату чорында “больничный” биреләчәк. Әгәр балалар бакчасы карантинга ябылса, 7 яшькә кадәрге балаларның ата- аналарына аларны карау өчен “больничный” бирү рөхсәт ителә.Автор : Фаткуллин Рәдиф. Чыганак: rg.ru. Фото: ptoday.ru
Чыганак: https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/s-lam-tlek/Meditsina-tarmaginda-zg-reshl-r-ker-ch-k-569325/
Читайте нас: