Әлшәй хәбәрләре
+9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
8 декабрь 2020, 13:21

Стәрлетамакта йогышлы авырулар үзәге төзелеп бетте

Стәрлетамакта йогышлы авырулар үзәге беренче пациентларны кабул итәргә әзерләнә.

Стәрлетамакта йогышлы авырулар үзәге беренче пациентларны кабул итәргә әзерләнә.
7 декабрь көнне яңа төзелгән госпиталь территориясендә «Сәламәтлек аллеясы»на нигез салынды.Тантанада Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров, республика Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров, төбәк министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре катнашты.
– Бүген без «Сәламәтлек аллеясына», медиклар аллеясына нигез салабыз, һәм бу очраклы түгел, – дип билгеләп үтте Радий Хәбиров. - Хәзерге шартларда иң мөһиме-табибларга һәм сәламәтлек саклау системасына ярдәм күрсәтү. Моның өчен без шундый стандарт булмаган карарлар кабул иттек, кыска вакыт эчендә ике госпиталь төзедек. Коронавирус белән көрәшне мин чакыру буларак карыйм, аннан без көчлерәк булырга тиеш. Бүген мин медицина хезмәткәрләренә рәхмәт белдерәм. Бу госпитальдә эшләячәк яңа командага тик уңышлар телим. Үз-үзегезне саклагыз, сәламәтлек һәм иминлек сезгә.
Һәм, әлбәттә, моны төзүдә фидакарь хезмәт күрәтүчеләргә зур рәхмәт!- диде ул.
Исегезгә төшерәбез, әлеге үзәкне 10 октябрьдә төзи башлаганнар иде һәм 50 көн дигәндә аны аякка да бастырдылар. 15 мең кв. м мәйданлы һәм 350 койка сыешлы хастаханә беренче пациентларын 12 декабрьдән соң кабул итәчәк.

Автор : Каспранова Ләйсән.

Чыганак: https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/koronavirus/St-rletamakta-yogishli-avirular-z-ge-t-zelep-bette-578980/?utm_source=vk&utm_medium=social&utm_campaign=35371039

  • Читайте нас: