Әлшәй хәбәрләре
+24 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
16 декабрь 2020, 11:20

"Коронавирус белән авыручылар дәваханәдә дәваланырга тиеш"

Кичә Владимир Путин моның турында онлайн-форумда белдерде.

Кичә Владимир Путин моның турында онлайн-форумда белдерде.
Коронавирус белән зарарланганнан соң чыннан да госпитализациягә мохтаҗ булган барлык Русия гражданнары дәваханәдә дәваланырга тиеш. Бу хакта президент Владимир Путин "Бердәм Русия" социаль онлайн-форумы вакытында белдерде.
Аның сүзләренчә, мондый пациентларга амбулатор дәвалау сылтавы белән дәваханәгә озатудан баш тартырга ярамый.
"Чыннан да госпитализациягә мохтаҗ булган кешеләр стационарларга сыйсын өчен моңа игътибар белән карарга кирәк. Өйдә дәвалану һәм бушлай дару алырга мөмкин дигән сылтау белән аларны дәваханәдә дәвалаудан баш тарту булмаска тиеш", - диде дәүләт башлыгы.
Фото: iz.ru
#владимирпутин
Автор: Гөлия Мөгаллимова
https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/politika/Koronavirus-bel-n-aviruchilar-d-vahan-d-d-valanirga-tiesh-592296/
Читайте нас: