Әлшәй хәбәрләре
+26 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
22 декабрь 2020, 14:26

Коронавирусның яңа куркыныч мутациясе барлыкка килгән

Коронавирусның яңа куркыныч мутациясе барлыкка килгән.

Коронавирусның яңа куркыныч мутациясе барлыкка килгән. Элекке төре хроник авырулары булган кешеләр һәм өлкән яшьтәгеләр өчен хәвефле диелсә, монысы вирус белән очрашканчыга кадәр бар яклап та сау-сәламәт яшьләрне дә аяктан ега, ди белгечләр.

Көньяк Африка галимнәре чаң суга: бу илдә коронавирусның яңа мутацияләнгән төре тарала башлаган.
Илнең сәламәтлек саклау министры Звели Мхизе сүзләре буенча, COVID-ның әлеге мутациясен 501.V2. дип теркәгәннәр. Бу хакта РБК телеканалы хәбәр итә.
Көньяк Африка галимнәре илдәге пандемиянең икенче дулкынын ковидның нәкъ менә әлеге төре күтәргән, ди. Мутант, элеккесенә караганда, күпкә куркынычрак һәм тизрәк тарала. Дәваханәләргә яшьләр бик авыр хәлдә күпләп эләгә. Вирусның бу яңа штаммы ике ай элек барлыкка килгән, дип фаразлый галимнәр.Фото: ria.ru.
Автор: Миләүшә Латыйпова.
Чыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/zdorovie/Koronavirusni-ya-a-kurkinich-mutatsiyase-barlikka-kilg-n-601307/?utm_source=vk&utm_medium=social&utm_campaign=32350601
Читайте нас: