Әлшәй хәбәрләре
+20 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
5 гыйнвар 2021, 11:27

Коронавирусны 10 секундта ачыклый, ди

Әнкараның Билькент университеты галимнәре SARS-CoV-2 коронавирусын 10 секундта ачыклый торган прибор уйлап тапкан.

Әнкараның Билькент университеты галимнәре SARS-CoV-2 коронавирусын 10 секундта ачыклый торган прибор уйлап тапкан.
Diagnovir дигән прибор коронавирусны төкерек өлгеләреннән ачыкларга сәләтле. Төкерек өлгесе махсус эремә белән кушыла да патогеннарны ачыклаучы чипка урнаштырыла. Биосенсор патогенны эләктереп алган очракта приборның оптика системасы төсен үзгәртә. Анализ ясауга нибары 10 секунд вакыт җитә, ди.
Галимнәр приборның нәтиҗәлелеге 99%ка җитә, ди. Приборда кулланылган технологияне төрек белгечләре 7 ай эчендә уйлап тапкан һәм ул киләчәктә SARS-CoV-2 белән генә түгел, башка патогеннар белән дә эшли алачак. Diagnovir-ны патентлаштырырга җыеналар.
“Система югары экспорт потенциалына ия. Шулай ук маркировка, сертификация һәм аккредитация эшләренең барлык этапларын башлап җибәргәннәр. Болар эчке һәм халыкара сатуларга юл ачачак. Бу приборның якын киләчәктә безнең илгә һәм гомумән дөньяга зур йогынты ясавына ышанабыз,” – диләр университетта.
Автор : Әлфия Шакирҗанова.
Читайте нас: