Әлшәй хәбәрләре
+9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
14 гыйнвар 2021, 12:10

Коронавирустан вакцина хакында нәрсәләр белергә кирәк?

“Башинформ” агентлыгы Башкортстан Сәламәтлек саклау министрлыгының төп штаттан Баш эпидемиологы, медицина фәннәре докторы, БДМУның эпидемиология кафедрасы мөдире Азат Мөхәммәтҗановтан актуаль сорауларга җаваплар алган.

“Башинформ” агентлыгы Башкортстан Сәламәтлек саклау министрлыгының төп штаттан Баш эпидемиологы, медицина фәннәре докторы, БДМУның эпидемиология кафедрасы мөдире Азат Мөхәммәтҗановтан актуаль сорауларга җаваплар алган.
Нәрсә белергә кирәк?
Киңкүләм вакциналау Владимир Путин тәкъдиме буенча Сәламәтлек саклау министрлыгы күрсәтмәсенә ярашлы 18 гыйнварда башланачак. Алдан язылырга, каядыр барырга кирәкми. Аның тәртибе билгеле булгач та хәбәр ителәчәк. Барлыгы Башкортсанда 2 миллион кешене вакциналау планлаштырыла. Коллектив иммунитет барлыкка килгәч, эпидемияне туктату мөмкин булачак.
Өч атна ара белән ике инъекция таләп ителә. Беренче этаптан соң саклаучы антитәнчекләр барлыкка килә, икенчесеннән соң нәтиҗә ныгытыла, 42нче көнгә ныклы, дәвамлы иммунитет барлыкка килә. Вакцинаның нәтиҗәлелеге – 95 процент. Прививка бушлай ясала.
Вакциналануга ничек әзерләнергә?
Аерым әзерлек мәҗбүри түгел. Сезне табиб тикшерәчәк. Коронавируска тест үтәргә кирәкми. Иң мөһиме - прививка ясауга каршылыклар булмасын: коронавируслы авыру белән бәйләнеш, ел дәвамында инфаркт яисә инсульт, хроник системалы инфекцияләр, туберкулез, яман шеш, В һәм С гепатиты, сифилис, ВИЧ. Хатын-кызларга йөклелеккә тест үтәргә кирәк. Вакцина алдыннан һәм аннан соң берничә көн алкоголь кулланырга киңәш ителми.
Мин авырып терелдем, антитәнчекләрем булу ачыкланды. Миңа прививка ясатырга кирәкме?
Русия Сәламәтлек саклау министрлыгының октябрьдәге рекомендацияләрендә ковид белән авырмаган һәм антитәнчекләре булмаган кешеләрне вакциналарга кирәк, дип язылган. Ләкин хәзер, берничә айлык тикшерүләр һәм тәҗрибәдән соң, Мәскәү табиблары «Спутник V» вакцинасын хәвеф төркемендәге авырып савыгучыларга кулланырга рөхсәт итте.
Әгәр сез авырып савыктыгыз һәм прививкага килдегез икән, бу хакта табибка әйтегез. Ул өстәмә анализлар тапшыру кирәклеге хакында карар кабул итәчәк.
Прививка ясатасым килә. Ләкин күптән түгел салкын тидердем, ютәлләдем. Миңа нишләргә?
Йогышлы һәм йогышлы булмаган авыруларның кискен чоры, хроник авыруларның кискенләшүе – вакциналауга вакытлы каршылыклар, шуңа күрә ике-дүрт атна көтәргә кирәк.
Бу темага күбрәк сорауларга җавапларны укыгыз: www.bashinform.ru/longread/vakcinaciya_voprosyi. Автор: Ләйсән Якупова.
Читайте нас: