Әлшәй хәбәрләре
+26 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
9 февраль 2021, 14:32

Барлык хәвефсезлек чараларын күзәтеп

Бөтен кеше дә коронавирус инфекциясенең ничек үтүен белми.

Бөтен кеше дә коронавирус инфекциясенең ничек үтүен белми. Аның билгеләре гадәти салкын тиюгә охшаш. Температура күтәрелсә, калтыратса, хәл булмаса нәрсә эшләргә кирәк. Өйгә табиб чакыртыргамы, әллә дәваханәгә барыргамы? Шушы һәм башка сорауларга Раевка үзәк район дәваханәсе поликлиникасының терапия бүлеге мөдире Регина ХАННАНОВАның җавап бирүен сорадык.
- Табибны өйгә чакыртырга мөмкин һәм кирәк тә. Әмма тикшерү узу өчен дәваханәгә килергә кирәк. Кискен респираторлы вируслы инфекция һәм респиратор инфекция билгеләре булган пациентлар өчен аерым керү урыны каралган. 3нче кабинетта терапевтлар һәм фельдшерлар кабул итә. Нәкъ монда пациентка комплекслы тикшерү үткәрелә, ул флюорография тикшерүенә җибәрелә, коронавирус инфекциясенә биоматериал алына.
- Әгәр тест уңай булып чыкса, аңа нишләргә?
- Пациентка дәвалау курсы билгеләнә. Әгәр амбулатор дәвалануда булса, аңа өенә даруларны бушлай ирекмәннәр алып килә. Авыру катлаулы узса, пациентны Стәрлетамак шәһәренә дәваханәгә озаталар.
- Регина Рафаэлевна, медицина хезмәткәрләренең коронавирус инфекциясе белән зарарлану хәвефен киметү өчен нәрсәләр эшләнә?
- Үзәк район дәваханәсенә вакцинаның беренче партиясе килү белән, хәвеф төркемендә булган барлык медицина хезмәткәрләренә COVID-19 коронавирус инфекциясенә каршы прививка ясалды. Бу - Гамалея исемендәге Үзәк тарафыннан эшләнгән «Спутник V» препараты. Респиратор авырулары булганнарны кабул итү зонасында эшләүчеләр өчен фильтр-кабинет булдырылган, табиблар аның аша авырулар янына уза. Алар махсус костюм кия, шәхси саклану чаралары куллана, бүлмәдән чыкканда бу әйберләр утильләштерәлә.
- Коронавирус инфекциясен йоктыруга каршы поликлиникада нинди хәвефсезлек чаралары күрелә?
- Барыннан да элек, пациентлар санын чикләү оештырылды. Ишектән кергән урында фильтр урнаштырылган, анда медицина хезмәткәрләре чиратлап дежур тора. Алар тән температурасын үлчәп, мәгълүматларны журналга яза.
Флюорография кабинеты хәзер график буенча эшли, анда дистанцияне күзәтү өчен барлык чаралар күрелгән. Вируслы инфекция билгеләре булган авырулар билгеле бер вакытта тикшерү уза, аннары санитар эшкәртү үткәрелә. Гомумән поликлиникада бүлмәләргә, коридорларга һәр ике сәгать саен дезинфекция эшләнә.
Айөл МӨХӘММӘТДИНОВА әңгәмәләште.
Читайте нас: