Әлшәй хәбәрләре
+14 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
12 февраль 2021, 13:48

Ковидка яңа тест уйлап табылган

Ул диагностика мөмкинлекләрен гадиләштерә, киңәйтә һәм аны һәркем өчен мөмкин итәчәк.

Ул диагностика мөмкинлекләрен гадиләштерә, киңәйтә һәм аны һәркем өчен мөмкин итәчәк.
Яңа коронавирус инфекциясен китереп чыгаручы SARS-CoV-2 нуклеин кислоталарын тиз ачыклау өчен “Роспоребнадзор”ның Үзәк эпидемиология фәнни-тикшеренү институтында яңа тест уйлап табылган.
COVID-19га реагентларны яңача җыю амплификация вакытын - биш һәм аннан да күбрәккә, ә тест эшләүнең гомум вакытын 3-4 тапкыр кыскарта ала һәм вирус барлыгын төгәл күрсәтә.
Гади ПЦР анализында нәтиҗәне белер өчен 4-5 сәгать кирәк булса, яңача тест өчен 1-1,5 сәгать вакыт таләп ителә.
Тизлек, гадилек һәм технологиянең түбән бәясе аны SARS-CoV-2 вирусы таралуын мониторинглау өчен кулланырга рөхсәт итә.
Тест илдәге лаборатор диагностика базасында куллануга яраклы, аның барлык компонентлары да “Роспоребнадзор”ның Үзәк эпидемиология фәнни-тикшеренү институтында җитештерелә. Бу компонентларның чит илдән килүен көтмәскә, илдәге һәркем өчен аны куллану мөмкинлеген бирә.
Диагностика тупламасы тикшеренүләрне уңышлы үткән һәм барлык заманча таләпләргә туры килә.
Белгечләр билгеләвенчә, яңа тест ярдәмендә коронавирус йөртүчеләрне иртә ачыклап һәм чаралар күреп була.Фото: sao.mos.ru.Автор: Ләйсән Якупова
Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/zdorovie/Kovidka-ya-a-test-uylap-tabilgan-672977/?utm_source=vk&utm_medium=social&utm_campaign=32350601
Читайте нас: