Әлшәй хәбәрләре
+9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
25 март 2021, 10:12

Яңа җиһазлар кеше гомерләрен саклап калачак

Үпкәләрне ясалма җилләтү аппаратларының чираттагы партиясен Уфаның ашыгыч медицина ярдәме дәваханәсе алды.

Үпкәләрне ясалма җилләтү аппаратларының чираттагы партиясен Уфаның ашыгыч медицина ярдәме дәваханәсе алды. Бу Башкортстанда Русия Президенты Владимир Путинның май указы белән расланган «Сәламәтлек саклау» гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә мөмкин булды.

Уфаның ашыгыч медицина ярдәме дәваханәсе 8 миллион сумнан артык суммага үпкәләрне ясалма җилләтү аппаратлары партиясен алды.

- Яңа җиһазларның өлкәннәргә дә, балаларга да исәпләнгән төрле режимнары бар, - дип сөйләделәр республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәтендә.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: федераль проект кысаларында Башкортстанга барлыгы 16,6 миллион сумлык 6 шундый аппарат кайтартылган.

Фото: Сәламәтлек саклау министрлыгы сайтыннан. Автор: Ример Насретдинов
Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/nacproekty/Ya-a-i-azlar-keshe-gomerl-ren-saklap-kalachak-731493/
Читайте нас: