Әлшәй хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
29 март 2021, 09:25

"Ансат" гомерләрне коткара

Республикада "Ансат" медицина вертолеты 3 ай эчендә 25 очыш ясаган.

Республикада "Ансат" медицина вертолеты 3 ай эчендә 25 очыш ясаган. Медицина модулена баетылган вертолет былтыр республика"Сәламәтлек саклау" милли проекты кысаларында санитария авиациясе өчен сатып алынган иде.
Машина җәрәхәтләнүчеләр һәм авыруларны дәваханәләргә кыска вакыт эчендә илтеп җиткерү куәтенә ия. Эчендә урнаштырылган медицина корылмалары кешенең хәл-торышын тикшерү мөмкинлеген бирә һәм кирәк булган очракта махсус медицина күләмендә интенсив терапия үткәрә ала.
Бүгенге көндә санавиация вертолет мәйданнары Республика клиник перинаталь үзәгендә һәм Уфадагы БДМУ клиникасында бар. Районнарда исә вертолетлар өчен яраклаштырылган мәйданнар үзәк район дәваханәләреннән ерак булмаган җирдә урнашкан.
2024 елда Башкортстанда санавиациянең 10 вертолет мәйданыннан торган территориаль челтәрен булдыру планлаштырыла. Очышлар санын 111гә кадәр җиткерү күзаллана.
Быел "Ансат"та 84тән дә кимрәк булмаган очыш билгеләнгән. Моның өчен федераль бюджеттан 85 млн. сумнан күбрәк акча бүленгән.

Автор : Кадикова Резида

Фото: Башинформ
Чыганак: https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/milli-proektlar/Ansat-gomerl-rne-kotkara-736321/
Читайте нас: