Әлшәй хәбәрләре
+28 °С
Болытлы
Сәясәт
14 декабрь 2020, 06:40

Владимир Путин Иминлек советы әгъзалары белән киңәшмә үткәрде

Русия Президенты Владимир Путин видеоконференция режимында Иминлек советының даими әгъзалары белән киңәшмә уздырды.

Русия Президенты Владимир Путин видеоконференция режимында Иминлек советының даими әгъзалары белән киңәшмә уздырды.
Русиядәге көн тәртибендәге агымдагы социаль-икьтисади мәсьәләләр турында фикер алыштылар. Президент шулай ук киңәшмәдә катнашучыларга ЕАЭС саммиты нәтиҗәләре турында мәгълүмат җиткерде.
Киңәшмәдә Хөкүмәт Рәисе Михаил Мишустин, Федерация Советы Рәисе Валентина Матвиенко, Дәүләт думасы Рәисе Вячеслав Володин, Иминлек советы Рәисе урынбасары Дмитрий Медведев, Президент Хакимияте җитәкчесе Антон Вайно, Иминлек советы секретаре Николай Патрушев, чит ил эшләре министры Сергей Лавров, оборона министры Сергей Шойгу, Иминлек хезмәте директоры Александр Бортников, Тышкы разведка хезмәте директоры Сергей Нарышкин, Президентның табигатьне саклау, экология һәм транспорт мәсьәләләре буенча махсус вәкиле Сергей Иванов катнаштылар.
#ВладимирПутин
Фото: kremlin.ru
Автор: Фануз Хабибуллин
    • https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/politika/Vladimir-Putin-Iminlek-soveti-gzalari-bel-n-ki-shm--tk-rde-587288/
    • Читайте нас