Әлшәй хәбәрләре
+28 °С
Болытлы
Сәясәт
17 декабрь 2020, 08:35

В. Путинның матбугат конференциясен күрми калмагыз!

Русия Президенты Владимир Путин 17 декабрьдә ел нәтиҗәләре буенча зур матбугат конференциясе уздырачак, дип хәбәр итте Кремльнең матбугат хезмәте.

Русия Президенты Владимир Путин 17 декабрьдә ел нәтиҗәләре буенча зур матбугат конференциясе уздырачак, дип хәбәр итте Кремльнең матбугат хезмәте.

Эпидемия хәле катлаулы булу сәбәпле, чара видеоконференция режимында узачак: дәүләт башлыгы Ново-Огареводагы үз резиденциясеннән элемтәгә чыгачак, ә киңкүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре алар өчен гадәти булган Халыкара сәүдә үзәге залында эшләячәк.

Президентның зур матбугат конференциясе - ел саен 2001 елдан бирле үткәрелә торган чара. Кагыйдә буларак, иң элек ил лидеры төп икътисади һәм социаль күрсәткечләрне яңгырата. Шуннан соң журналистлар аңа сораулар бирү мөмкинлеге ала.

Узган елда ул 19 декабрьдә узды һәм дүрт сәгать унсигез минут дәвам итте, киңкүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре Президентка 70тән артык сорау бирергә өлгерде.

Иртәгә матбугат конференциясе Мәскәү вакыты белән 12:00 сәгатьтә башланак. Аны туры эфирда "Беренче канал"да һәм башка каналларда карар мөмкин булачак.

Фото: Риа Новости
Автор: Ример Насретдинов
https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/politika/V-Putinni-matbugat-konferentsiyasen-k-rmi-kalmagiz-594167/
Читайте нас