Русия Президенты Владимир Путин якын көннәрдә халыкара телефон сөйләшүләре сериясен уздырачак, дип белдерде аның матбугат секретаре Дмитрий Песков.
- Бүгенге көннән актив телефон дипломатиясе сериясе башлана. Бу көннәрдә ул еш кына бер-береңне Яңа ел белән котлау өчен кулланыла, әмма, кагыйдә буларак, дәүләт башлыклары икеяклы мөнәсәбәтләрне тагын бер тапкыр карап чыгу, сөйләшү, агымдагы проблемалар турында фикер алышу, алдагы элемтәләр планнарын билгеләү турында да сөйләшә.
Алга таба сүз шул турыда барачак, - дип сөйләгән Песков журналистларга.
Ул, дүшәмбе, сишәмбе һәм чәршәмбе көннәрендә телефон сөйләшүләре шактый күп планлаштырылган, дип өстәде.
#ВладимирПутин
Фото: Риа Новости сайтыннан