РФ президенты Владимир Путинның Кремльдә Әзербайжан башлыгы Илһам Алиев һәм Әрмәнстан премьеры Никол Пашинян белән өч яклы сөйләшүе йомгаклары буенча Белдерүгә кул куелды. Ул хәрби хәрәкәтләрдән каза күргән Таулы Карабахта икътисадый бәйләнешләрне ныгытуга, инфраструктура проектларын үстерүгә, халыкара перевозкаларның иминлеген тәэмин итүгә кагыла.