Әлшәй хәбәрләре
+12 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Салымнар
7 сентябрь 2018, 02:00

Түләргә вакыт

Республиканың салым органнары 2017 ел өчен милек салымнарын түләүгә белдерү хәбәрләре тарата башлады.

Республиканың салым органнары 2017 ел өчен милек салымнарын түләүгә белдерү хәбәрләре тарата башлады. Аны агымдагы елның 3 декабренә кадәр түләргә кирәк булачак.
“Шәхси кабинет” хуҗалары белдерү хәбәрләрен электрон формада алды да инде. Башка салым түләүчеләргә 1 ноябрьгә кадәр почта аша җибәреләчәк.
Кайбер гражданнарга, милек салымнарыннан тыш, хәбәрләрдә физик шәхесләрнең керемнәренә салым да бар. Бу яңалык оешма (яки шәхси малтабар) инспекциягә керем түләү турында хәбәр җибәреп, ә аннан НДФЛ тотып калынмаган салым түләүчеләргә кагылачак.
Күчемсез милеккә салым өч ел кадастр бәясеннән исәпләнә, бу юлы киметүче 0,6 коэффициенты кулланылды. Салымнар Росреестр мәгълүматларына нигезләнеп, күчемсез милек хуҗаларының льготаларын һәм салым салынмаган тотып калынган акчаларын исәпкә алып билгеләнә.
Салымнарны 3 декабрьгә кадәр банкта, почта бүлекчәсендә, терминаллар аша, “шәхси кабинетта” яки “Салымнарны түлә” интернет-сервисын файдаланып, www.nalog.ru Федераль салым хезмәте сайтында түләргә мөмкин.
Федераль салым хезмәте БР буенча идарәлегенең мәгълүмат хезмәте хәбәрләре буенча.
Читайте нас: