Әлшәй хәбәрләре
+12 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Салымнар
6 февраль 2020, 20:00

Транспортка, җиргә һәм мөлкәткә льготалар куллану тәртибе

Әгәр транспорт, җир һәм мөлкәткә салым буенча льгота хокукы 2019 елда беренче тапкыр бирелсә, сез салым инспекциясенә гариза белән мөрәҗәгать итә аласыз, дип хәбәр итә Русия Салым хезмәте БР буенча идарәлегенең матбугат хезмәте.

Әгәр транспорт, җир һәм мөлкәткә салым буенча льгота хокукы 2019 елда беренче тапкыр бирелсә, сез салым инспекциясенә гариза белән мөрәҗәгать итә аласыз, дип хәбәр итә Русия Салым хезмәте БР буенча идарәлегенең матбугат хезмәте.
Гаризаны 2019 ел өчен салым кәгазьләрен күпләп җибәрә башлау алдыннан, ягъни 2020 елның 20 маена кадәр “Салым түләүченең шәхси кабинеты”, почта аша, шәхсән салым инспекциясенә яки күпфунцияле үзәккә килеп тапшырырга мөмкин.
Пенсионерлар, пенсия алды яшендәгеләр, инвалидлар, өч һәм аннан күбрәк балигъ булмаган балалары булган кешеләр, 50 кв. метрдан артмаган хуҗалык каралтылары хуҗалары салым льготалары бирелү турында гариза җибәрмәсә дә була. Хәзерге вакытта алар өчен гаризасыз тәртип булдырылды: салым органы Пенсия фонды, Росреестр, халыкны социаль яклау органнарыннан алынган мәгълүматка ярашлы льготачыларга льготалар билгели.
Җир салымы буенча салым базасы милектә булган, сроксыз файдаланылган яки гомерлеккә мираска тапшырылган бер җир участогы мәйданының 600 кв. метрының кадастр хакы күләмендә кими.
Физик шәхесләрнең салым салынмаган билгеле бер объекты өчен салым буенча льготалар 16 категория салым түләүчеләргә каралган.
2019 елгы салым салу чорында гамәлдә булган льготаларның тулы исемлеге белән “Милек салымнары буенча льготалар һәм ставкалар турында белешмә мәгълүмат” сервисында танышырга мөмкин.
“Башинформ”.
Читайте нас: