Әлшәй хәбәрләре
+12 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Салымнар
25 февраль 2020, 13:55

Ташламаларга хокугыгыз турында вакытында гариза бирергә кирәк

Салым льготаларына хокуклары булган гражданнарга 2020 елның 1 июненә кадәр салым органына гариза тапшырырга кирәк.

Салым льготаларына хокуклары булган гражданнарга 2020 елның 1 июненә кадәр салым органына гариза тапшырырга кирәк. Элек гариза тапшырып, әле ташламадан файдаланучыларга яңадан мөрәҗәгать итәргә кирәкми.
Ташламаларга хокук турында гаризаны түбәндәге ысулларның берсе белән бирергә мөмкин:
шәхсән теләсә кайсы салым органында яки Күпфункцияле үзәктә;
почта яки Русия Федераль салым хезмәте сайтында “Салым түләүченең шәхси кабинеты” аша электрон формада, яисә “Физик шәхесләрнең салымнары” мобиль кушымтасы ярдәмендә.
Салым түләүче гаризага ташламаларга хокукын раслаучы документлар беркетергә тиеш.
Русия Федераль салым хезмәтенең “Милек салымнары буенча льготалар һәм ставкалар турында белешмә мәгълүмат” (www.nalog.ru) интернет-сервисы ярдәмендә барлык милек салымнары буенча ташламаларның тулы исемлеге белән танышырга мөмкин.
2019 елга физик шәхесләрнең милек салымнарын түләү вакыты – 2020 елның 1 декабреннән дә соңламый.
Русия Федераль салым хезмәтенең БР буенча 31нче районара инспекциясе.
Читайте нас: