Әлшәй хәбәрләре
+12 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Салымнар
12 июнь 2020, 16:00

Үзмәшгульләр өчен льгота

Үзмәшгуль гражданнарга 10 мең сум салым кайтармасы исәпләнгән, моннан тыш, 12130 сум күләмендә салым капиталы тәкъдим ителде, дип хәбәр итә салым органы матбугат хезмәте.

Үзмәшгуль гражданнарга 10 мең сум салым кайтармасы исәпләнгән, моннан тыш, 12130 сум күләмендә салым капиталы тәкъдим ителде, дип хәбәр итә салым органы матбугат хезмәте.
Кайтарма “Минем салым” кушымтасында исәпләнгән һәм 2020 елда аны тулысынча кулланганга кадәр исәпләнгән салым суммасын тулысынча киметеп, автомат рәвештә кулланылачак.
Моннан тыш, 2019 елда һөнәри керемгә салым гамәлдә булган төбәкләрдәге үзмәшгульлек белән шөгыльләнгән республика гражданнарына алар тарафыннан түләнгән салым күләмендә субсидия каралган, ул гариза бирми генә Русия федераль салым хезмәте тарафыннан банк карталарына күчерелә.
Хәтерегезгә төшерәбез, Башкортстанда “Һөнәри керемгә салым” махсус салым режимы 2020 елның 1 гыйнварыннан кертелде.
“Башинформ”.
Салым органнары 15 июньнән салым түләүчеләрне кабул итә башлаячак. Кабул итүгә “Инспекциягә кабул итүгә язылу” Русия Федераль салым хезмәтенеңенең интерактив сервисы аша алдан язылып кына барырга мөмкин булачак. Инспекциягә барганда мотлак шәхси саклану чараларын (медицина битлекләре, перчаткалар) кулланырга кирәк.
Читайте нас: