Әлшәй хәбәрләре
+12 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Салымнар
30 октябрь 2020, 16:00

Белдерү кәгазьләре җибәрелә

Район халкы 2019 ел өчен милек, җир һәм транспорт салымнарына, шулай ук физик шәхесләрнең кеременә салым буенча белдерү кәгазьләре ала башлады.

Район халкы 2019 ел өчен милек, җир һәм транспорт салымнарына, шулай ук физик шәхесләрнең кеременә салым буенча белдерү кәгазьләре ала башлады.
Хәтерегезгә төшерәбез, узган ел өчен милек салымнарын 1 декабрьдән дә соңга калмыйча түләргә кирәк.
Белдерү кәгазьләре белән хат почта аша нинди очракларда җибәрелми:
салым түләүдән тулысынча азат итә торган салым ташламасы, тотып калынган акча яисә закон тарафыннан билгеләнгән башка нигезләр булса;
әгәр салымнарның гомуми суммасы 100 сумнан да ким булса.
әгәр дә салым түләүче «Салым түләүченең шәхси кабинеты» сервисында теркәлеп, салым органына документларны кәгазь вариантта алу кирәклеге турында белдерү җибәрмәгән булса.
Салым белдерүен шулай ук:
Русия Федераль салым хезмәте сайтының «Физик шәхесләр өчен шәхси кабинет» интернет-сервисы аша электрон формада;
салым органында;
Күпфункцияле үзәктә алырга мөмкин.
Русия Федераль салым хезмәтенең башкортстан республикасы буенча 31нче районара инспекциясе.
Милек салымнарын исәпләү һәм түләү мәсьәләсе буенча консультацияне Русия Федераль салым хезмәтенең 8-800-222-2222 контакт-үзәгенең бушлай телефоны буенча алырга мөмкин.
Читайте нас: