Әлшәй хәбәрләре
+7 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Сау бул, мәктәп!
29 Май 2018, 02:00

Кыңгырауның сихри моңы Күңелләрдә мәңге чыңласын!

24 майда район мәктәпләрендә тугызынчы һәм унберенче сыйныфларны тәмамлаучылар өчен соңгы кыңгырау яңгырады.

24 майда район мәктәпләрендә тугызынчы һәм унберенче сыйныфларны тәмамлаучылар өчен соңгы кыңгырау яңгырады.
Челтәрле матур ак алъяпкычлар һәм ак гольфилар кигән, чәчләренә купшы ак тасмалар таккан кызлар һәм беренче тапкыр чын ир-егетләрчә зәвыклы костюмнар кигән малайлар тантаналы чарага җыелды. Укытучылар, ата-аналар мәктәп тәмамлаучыларга мөрәҗәгать итеп, изге теләкләрен җиткерде. Мәктәп, яраткан укытучылары һәм сыйныфташлары белән хушлашу минутлары якынлашуын аңлап егетләр һәм кызларның йөзләре моңсуланды, күзләрендә яшь тамчылары җимелдәде һәм алар парлашып күңелләрдән мәңге юйылмас мәктәп вальсын әйләнде...Бу көнне соңгы кыңгырау 188 унберенче һәм тугызынчы сыйныфны тәмамлаган 434 укучы өчен яңгырады.
Ә инде җомга көнне тугызынчылар өчен имтиханнар башланды. Унберенчеләр исә кичә, 28 майда, тәүге сынау тотты. Уңышлар сезгә, егетләр һәм кызлар!
Зилә ВӘЛИУЛЛИНА.
Читайте нас: