Әлшәй хәбәрләре
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Сайлаулар
28 август 2018, 02:00

Киеренке чор көтә

БР Дәүләт җыелышы – Корылтай депутатларын сайлау буенча бердәм тавыш бирү көне алдыннан оештыручылар белемнәрен камилләштерде

БР Дәүләт җыелышы – Корылтай депутатларын сайлау буенча бердәм тавыш бирү көне алдыннан оештыручылар белемнәрен камилләштерде
Раевка, Аксен, Кыпчак-Аскар, Түбән Әүрез һәм Ташлы авылларында районның 49 участок сайлау комиссиясе рәисләре, секретарьлары һәм әгъзалары өчен күчмә зона семинарлары узды.
Уку барышында, аны территориаль сайлау комитеты оештырды, сайлаучылар исемлеге белән эшләүгә, аны төзү тәртибенә, бинадан читтә тавыш бирүне үткәрүгә, “Мобиль сайлаучы” программасы механизмына зур игътибар бүленде.
Участокларны кирәкле оргтехника белән тәэмин итү мәсьәләләре, тавыш бирү бүлмәләренең торышы һәм комиссия әгъзалары эше дә читтә калмады. Әлбәттә, сайлауларның барлык этапларында да законнарның төгәл үтәлешенә төп игътибар юнәлтелде.
- Сайлауларны оештыручыларны җитди һәм киеренке эш көтә. Бу кампанияне уңышлы уздыру нәтиҗәсе аларның белеме һәм һөнәри осталыгына бәйле. Без бердәм тавыш бирү көне оешкан рәвештә үтсен өчен сайлаучыларга барлык уңайлы шартларны булдырырга тиешбез, - дип ассызыклады территориаль сайлау комиссиясе рәисе Рәйлә Шәфыйкова.
Шуны билгеләп үтәргә кирәк, республика Үзәк сайлау комиссиясе оештырган укуларда сайлау бюллетеньнәрен эшкәртү комплексы (КОИБ) операторлары да белемен ныгытты. Хәтерегезгә төшерәбез, 9 сентябрьдә электрон урналар 821нче, 826нчы, 827нче, 828нче участокларда кулланылачак. Бу участокларның ун әгъзасы оператор таныклыгы алды.
Фәнүзә СУФИЯНОВА.
Читайте нас: