Әлшәй хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Сайлаулар
9 сентябрь 2018, 02:00

Алтын көз, күз явын алырлык гөлләмәләр

Әлшәйрайонының Кырым авылы халкы өчен Бердәм тавыш бирү көне мавыктыргыч чарагаәйләнде.

Әлшәй районының Кырым авылы халкы өчен Бердәм тавыш бирү көне мавыктыргыч чарага әйләнде.831нче сайлау участогына килгән һәркемне чагу көзге гөлләмәләр каршы алды. Укучылар ата-аналары һәм укытучылары белән бергә матур чәчкәләр күргәзмәсе әзерләгән. Ә авылда чәчкә үстерүчеләр бик күп, шунлыктан сайлау участогында чәчкәләрнең күплеге гаҗәп түгел. Моннан тыш кызлар һәм малайлар сайлаучылар өчен концерт номерлары да әзерләгән. Укытучылар да читтә калмады, Шамил Ямгурчин һәм Светлана Страшко умартачылык һәм саламнан төрле әйберләр ясау буенча осталык дәресләре үткәрде.

Мәгълүматны БР Әлшәй районы муниципаль районының территориаль сайлау комиссиясе җибәрде.
Читайте нас: