Әлшәй хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Сайлаулар
9 сентябрь 2018, 02:00

Очрашу урыны-сайлау участогы

Сайлау участокларына килеп тавыш биргән сайлаучылар бүген район Советы һәм Раевка авыл биләмәсе депутатларына үзләрен борчыган сорауларын бирә, үзешчән сәнгать осталарының чыгышларын карый, медицина хезмәткәрләреннән консультация ала алды.

Ул гына да түгел. Сайлаулар шулай ук авылдашлар, коллегалар, сыйныфташлар һәм танышлар белән очрашу урыны да. Менә күп еллар авыл хуҗалыгы тармагында хезмәт салган һәм Аксен агросәнәгать колледжының Раевка бүлекчәсендә урнашкан 829нчы сайлау участогында очрашкан Владимир Рыжов, Тәлгать Сафин һәм Урал Вәлиуллинның да сөйләшеп сүзләре бетмәде. Алар республиканың, районның киләчәге, авыл хуҗалыгындагы хәлләр һәм шулай ук бакчадагы көзге мәшәкатьләр турында да сөйләште.
Читайте нас: