Әлшәй хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Сайлаулар
9 сентябрь 2018, 02:00

Проблемаларны да хәл итәргә, концерт та карарга

Аксен агросәнәгать колледжының Раевка бүлекчәсе бинасында урнашкан 829нчы сайлау участогы-районда иң зуры. Монда район үзәгенең зур һәм көннән-көн үсешкән, яңа йортлар төзелгән Яңавыл бистәсендә яшәүчеләр дә тавыш бирә.

-Безнең исемлекләрдә 2382 сайлаучы бар.12 сәгатькә 716 кеше тавыш бирде, бу-30 процент, -ди участок сайлау комиссиясе рәисе Флюр Солтанов.- Сайлау участогы ачылу белән беренчеләрдән булып ике сайлаучы-газовик килде. Алар, эшкә ашыксалар да, башта үз бурычларын үтәргә карар иткән.

Участокта Ачык ишекләр көне кысаларында гражданнарны район Советы депутаты Сергей Колеганов кабул итте. Билгеләп үтүебезчә, Яңавыл бистәсендә йортлар күп төзелгәнлектән проблемалар җитәрлек, шунлыктан депутатка мөрәҗәгать итүчеләр күп булды. Социаль-мәдәни үзәк артистлары дәртле җыр-биюләр белән сайлауларга килүчеләрнең кәефен күтәрде. Монда шулай ук кан басымын үлчәтергә дә, медицина хезмәткәреннән тиешле киңәшләр алырга да мөмкин иде.
Читайте нас: