Әлшәй хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Сайлаулар
9 сентябрь 2018, 02:00

Рөстәм Хәмитов сайлауларда катнашты

Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов республиканың Дәүләт җыелышы-Корылтай депутатларын сайлауларда катнашты. Төбәк җитәкчесе “Башкортостан” Дәүләт концерт залы бинасындагы 109нчы сайлау участогында тавыш бирде.

-Сайлаулар безнең тарихыбызның, демократиянең мөһим өлеше ул, -диде Рөстәм Хәмитов. - Сайлаулар өчен иң мөһиме – намуслылык, ачыклык һәм конкурентлык. Минемчә, сайлау алды кампаниясе югары дәрәҗәдә үтте.

Башкортстан Башлыгы БР Дәүләт җыелышы-Корылтайның республика тормышында мөһим роль уйнавын билгеләде. Парламентарийлар төбәк бюджетына, Мотлак медицина страховкалавы фонды бюджетына, юллар төзелешенә ресурслар бүлүгә, хезмәт ветераннарына льготаларга бәйле мәсьәләләрне хәл итә.

“Башинформ”.
Читайте нас: