Әлшәй хәбәрләре
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Сайлаулар
9 сентябрь 2018, 02:00

Сайлау участогында - бриллиант туйларын билгеләүчеләр

Сентябрь аеның бу кояшлы һәм матур көннәре Әлшәй районының Раевка авылында яшәүче Зөбәрҗәт һәм Солтангәрәй Кираевлар гаиләсе өчен аеруча истәлекле. Бу соклангыч пар бриллиант туйларын-бергә тормыш коруларына 60 ел тулуын билгели. Юбилей тантанасы мәшәкатьләре күп булуга карамастан, алар лаеклы кандидат һәм партия өчен тавыш бирергә үз сайлау участогына беренчеләрдән булып килгән.

Кираевлар – районда хөрмәтле гаиләләрнең берсе. Икесе дә озак еллар районның бәхетле киләчәге өчен хезмәт салган. Һөнәре буенча галим-агроном Солтангәрәй абый хезмәт эшчәнлеген туган колхозында башлый, арытабан күп еллар аңа җитәкчелек итә. Аннан соң район Советын җитәкли, ә хаклы ялга чыккач районның ветераннар советы рәисе була. Зөбәрҗәт апа бар гомерен район кулланучылар җәмгыятенә багышлый. Ике бала тәрбияләп үстергәннәр.

Төгәл 60 ел элек, 1958 елның 10 сентябрендә законлы никахка кергән Акколай авылының иң чибәр кызы һәм шушы ук авылның кыю һәм тәвәккәл егете бу көннәрдә күпсанлы котлаулар кабул итә. Кираевларга иң җылы котлауларның берсе, әлбәттә, киң билгеле оныкалары Ләйсән Үтәшевадан, кияүләре Павел Волядан һәм туруннары Роберт белән Софиядән булды.

Мәгълүмат район территориаль сайлау комиссиясеннән алынды
Читайте нас: