Әлшәй районында республиканың алтынчы чакырылыш Дәүләт җыелышы-Корылтай депутатларын сайлаулар тәмамланды. Кичке 8 сәгатькә барлык 49 сайлау участоклары да ябылды. Алдан исәпләүләр буенча районда сайлаучыларның 67 процентыннан күбрәге яки 21863 кеше тавыш бирде. Тавыш бирү вакытына сайлаучылар саны 32206 кеше тәшкил итте.